/ Аккош күле

Афиша

Петр Чайковский

Аккош күле

Балет 3 пәрдәдә

03Апрель2021

18:00

Башкаручылар
Спектакль турында
Авторлар һәм куючылар
Кыскача эчтәлек 
Одетта - Одиллия - [[Кристина Андреева]]

Зигфрид - [[Ильнур Гайфуллин]]
2012 елгы куелыш
Музыка Петра Ильича Чайковского
Либретто Владимира Бегичева и Василия Гельцера
Хореография Мариуса Петипа и Льва Иванова

Постановка Рафаэля Саморукова (1935-2002) 
Музыкальный руководитель постановки - Ренат Салаватов
Художник по свету - Сергей Шевченко
Борынгы герман замогында принц Зигфридның туган көне – балигълык яшенә җитүе бәйрәм ителә. Аны дуслары, сарай тирәсендәгеләр һәм әнисе – идарә итүче принцесса котлый. 
Мәҗлес тәмамлана, кунаклар таралыша, Зигфрид уй-хыяллары белән ялгызы кала. Ул янәшәсендә күзгә күренмәс җан барлыгын тоя, әйтерсең лә, кемдер каядыр дәшә. Бу – Явыз Даһи образына кергән язмыш үзе. Күзгә күренмәс юлдашына ияреп Зигфрид хыялындагы дөньяга омтыла… 
Принц фантастик күл ярына килеп чыга. Ялтырап торган су өстендә аккош-кызлар йөзе. Егет Одеттаны күреп, кызның матурлыгына таң кала. Менә ул – хыялындагы идеал. Ул Одеттага тугры булырга ант итә. 
Замокка затлы кәләшләр килә. Принц шуларның берсен сайлап, никах килешүе төзергә тиеш. Зигфрид керә, ул бары тик Одетта турында уйлый. Кызлар белән биегәндә дә күз алдында идеалы гына. 
Көтмәгәндә балда сәер рыцарь (Явыз Даһиның тагын бер кыяфәте)пәйда була, янәшәсендә искиткеч гүзәл юлдашы, аларны кара аккошлар озата килә. Бу - Одиллия, Одеттаның игезәге. Зигфрид, охшашлыкларына алданып, кызга таба талпына. Явыз Даһи принцның хисләрен сыный. Одиллия егетне ымсындыра. Зигфрид Одиллияне сайлавы турында игълан итә. Ант яңгыраган хәлиткеч мизгелдә зал караңгылыкка чума, кунаклар алдында Одетта йөзе пәйда була. Зигфрид язмыш кулындагы уенчыкка әверелүен аңлый. Хыянәтен йолу өчен ак аккош образы артыннан китә. 
Аккош күлендә тынычсыз төн. Одетта күңелсез хәбәр китерә: принц антына хыянәт итте. Зигфридның күңелендә давыл, ул гафу сорап Одетта янын ашыга. Одетта егетне гафу итә. Табигать көчләре гашыйкларга бергә булырга булыша.